Казанның Киров районындагы кайбер йортларында яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз калачак. Сәбәбе — Архангельск урамыннан алып Энгельс урамына кадәр күчерелгән суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, 7 ноябрьнең 9:00 дан 8 ноябрьнең 11:00 гә кадәр түбәндәге адреслар буенча су бирүне туктатачаклар:
Архангельск тыкрыгы, 1, 1/1, 1/2, 1/3, 1/4, 1/5, 1/6, 1/7, 1/8, 1/9, 2а, 4, 6, 7, 7 (1 нче корпус), 7а, 8, 8 (2–6 корпус);
Архангельск ур., 2, 2 (2—3 корпус), 2а, 2а (1—5 корпус), 3, 4, 5, 5а, 6, 9, 10, 11, 12, 12 (1 нче корпус), 14, 14 (1 нче корпус), 16, 16 (1—4 корпус), 16/2, 17/2, 19, 21, 21а, 23, 23б, 25;
Гладилов ур., 24, 26, 33, 35;
Жуковка ур., 2 (2 нче корпус), 2в, 2г;
Кожевенная урамындагы 38 нче йорт 1 нче корпус;
Краснококшайск ур., 33, 35, 37, 37а;
Энгельс ур., 1, 7 (1—5 корпус), 12, 14, 15, 16а, 16б, 17, 17 (2 нче корпус), 20.
Сулы автоцистерналарны гаризалар буенча +7(843)231-62-60 телефоны аша урнаштырачаклар.