В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). 25 гыйнвар көнне Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Ут шәһәрнең Вахитов, Киров, Идел буе һәм Совет районнарында бетеп торачак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмачак: Универсиада пр-ты, 14, 16, Павлюхин ур., 99Б, шулай ук кайбер сәнәгый һәм административ биналарда.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Киров районында Вагон ур., 2, 4, 6, 8, 10, 12 адреслары буенча ут бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Восточный бистәсендә Ак Каен, Вязовая, Кояшлы, Наставник, Нурлы, Строитель, Таулы, Тихвин урамнарында, шулай ук Вишневка бистәсендә Балачак, Большая, Заречная, Луговая, Тамчы урамнарында яшәүчеләр утсыз калачак.
8.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Кукушкино бистәсендә Загородная, Параллель Кисловодск, Параллельно-Прогонная, Парник, Поперечно-Прогонная, Прогонная урамнарында ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Җиңү пр-ты, 18, корп.1, 20, корп.1, 22, 24 адреслары буенча ут бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында Себер тракты, 3, 5, 7, 16, Заря ур., 2, 4, 6, Пионер ур., 1а, 4 адреслары буенча ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.