В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр өчен су белән автоцистерналар халыктан килгән заявкалар буенча чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче февраль). Казанның Авиатөзелеш районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итүне вакытлыча туктатып тору планлаштырыла. 14 нче февральнең 9:00 сәгатеннән 15 нче февральнең 6:00 сәгатенә кадәр су белән тәэмин итүне яхшырту эшләре башкарылачак.
Түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларда су булмаячак:
Айдаров урамы, 26-189 нчы номерлы йортлар;
Белинский урамы, 18-40 нчы номерлы йортларның җөп номерлары; 11-41 нче номерлы йортларның так номерлары;
Беломорск ур., 22-226/2 номерлы йортларның җөп номерлары; 17-69д номерлы йортларның так номерлары (63 корп.1; 69, 69а корп.7, 8, 9, 10, 11; 69б тыш);
Гудованцев урамы, 2-110 нчы номерлы йортлар (11а, 11а/1, 11а/2, 11а/3 тыш);
Караганда ур., барлык йортлар;
Лядов ур., 15а;
Максимов урамы, 49-128 нче номерлы йортлар (50 тыш);
Обнорский ур., 30, 30 корп.1, 2, 3; 30а, 30а корп.1; 30а 1 нче корылма; 49, 208а, 208 корп.1, 210;
Побежимов урамы, 46-147 нче номерлы йортлар (47, 49 тыш);
Тэцевская ур., 4, 4а, б, В, д, е; 7б/1;
Челюскин урамы, 38 нчедән 132 нчегә кадәр җөп номерлы йортлар (42, 42а, 44, 46а, 46а, 48а, 48а, 56А, 56а, 58/31а, 60, 60а, 60/1, 62, 64, 66, 68а йортлардан кала); 25а-51 номерлы йортларның так номерлары (27в, 27 лит.а; 29А, 31а, 31а корп.1, 35а, 35а корп.1 тыш); 75-135 нче номерлылар.
Шулай ук Грабарский, Яңа Караваево, Северный, Коры елга поселокларындагы, «Сирень», «Строитель-1», «Ягодка», «Элекон-2», «Сад №3 Казанской ТЭЦ-2» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендәге, «Нарцисс» бакчачылык ширкәтендәге йортлар да сусыз калачак. Урамнарның тулы исемлеге «Водоканал» сайтында урнаштырылган.
Халык өчен су салынган автоцистерналар гаризалар буенча чыгачак, аларны +7(843)231-62-60 телефоны буенча калдырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Водоканал»МУП.