Су бетү Борисоглебское, Зәңгәр күл, Жилплощадка, Соцгород, Сухая река, Кадыш, Крутушка, Озерный, Щербаково торак массивларына кагылмаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). 23-нче ноябрьдә Казанның Авиатөзелеш районындагы кайбер йортларда тәүлек буена су белән тәэмин итүне туктатачаклар. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле. Су бетү Борисоглебское, Зәңгәр күл, Жилплощадка, Соцгород, Сухая река, Кадыш, Крутушка, Озерный, Щербаково торак массивларына кагылмаячак.
Су 23-нче ноябрьнең 21.00 сәгатеннән 24-нче ноябрьнең 21.00 сәгатенә кадәр түбәндәге урамнар буенча туктатылачак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыкны алдан ук су запаслары алып куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.