Гадел хөкем университеты территориясендә 300 яңа агач һәм куак барлыкка киләчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). 29 нчы апрельдә ТР башкаласы «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылачак. Быел ул шәһәрнең ике мәйданчыгында узачак һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын һәм ТРда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын бәйрәм итүгә багышланачак.
11:00 сәгатьтә активистлар Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы территориясендә (2 нче Азино урамы, 7а) 300 ләп чыршы, нарат, гөлҗимеш һәм спирея үсентеләре утырта башлаячак.
12:20 сәгатьтә акция Рус-Алман Швейцариясе территориясендә башлана, анда 90 тирәк, корычагач, миләш һәм юкә үсентесе утыртырга планлаштыралар. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, волонтерларны җыю Миллениум күпереннән чыгу юлы ягында оештырылачак.
Республикада «Хәтер бакчасы» акциясе нәтиҗәсендә, урман фонды җирләрен һәм торак пунктларны исәпкә алып, 1 миллионнан артык үсенте утыртылыр дип көтелә.