В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция һәм экскурсияләр 30-нчы декабрьгә планлаштырылган.
Фото: vk.com/eskaraef
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь, Алина Бережная). 30-нчы декабрь көнне Рус-Немец Швейцариясендә экоактивистлар кошлар һәм тиеннәр өчен җимлекләр эләчәкләр. Акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла һәм урман массивында яшәүчеләрне ашата ала. Шулай ук казанлылар өчен Рус-Немец Швейцариясе территориясе буйлап экскурсия үткәрәчәкләр.
Кошларны ашату өчен күп катлы җимлекләр ясалды. Экоактивист Тимур Ескараев сүзләренчә, аларда песнәкләр ашый гына түгел, куна да ала. «Бу кошлар өчен «кунакханә» булачак – җимлекнең бер бүлемендә елның салкын вакытында кошларны җылыта торган йон салыначак», – дип сөйләде ул.
Экоактивистлар ике җимлек урнаштырачаклар – берсе – песнәкләр өчен, икенчесе – кошлар һәм тиеннәр өчен. «Рус-Немец Швейцариясендә тиеннәр симез, алар кошларның ризыкларын да ашый, шуңа күрә без песнәкләр өчен кечкенә тишекле аерым җимлек ясарга булдык», – дип аңлатты Тимур Ескараев.
Акциядә катнашучылар шулай ук урман массивында инде эленгән җимлекләргә дә җим сибәчәкләр. Кошларны икмәк һәм тары белән ашатырга ярамый – бу продуктлар аларның ашкайнату системасына тискәре йогынты ясый һәм үлемгә китерергә мөмкин. «Иң яхшысы – кошларны махсус көнбагыш орлыклары белән ашату, алар базарда сатыла, ә тиеннәргә иң күбе чистартылмаган арахис ошый», – дип билгеләп үтте экоактивист.
Тимур Ескараев сүзләренә караганда, Рус-Немец Швейцариясе территориясендә якынча 29 төр кош яши, алар арасында – соры ябалак, челән, песнәк, ак койрыклы бөркетләр, үрдәкләр, чомга һәм башкалар.
Экологик акция вакытында шулай ук Рус-Немец Швейцариясе буенча экскурсия оештырылачак, анда урман массивының тарихы һәм табигате турында сөйлиячәкләр. Гомумән алганда, прогулка 2 сәгать тирәсе булачак, катнашучыларны җыю 11:00 сәгатьтә Бари Галиев урамы, 16 адресы буенча планлаштырыла.