В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
11 авыручы – казанлы.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Татарстанда 35 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 22 кеше хастаханәгә озатылган, 13 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 11 кеше –Казанда, 12 кеше – Яр Чаллыда, 2 кеше – Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнарында, берәр кеше Аксубай, Буа, Югары Ослан, Лениногорск, Сарман һәм Тәтеш районнарында яши.
8-нче майга Татарстанда 20 мең 738 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 712 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 19 – узган тәүлектә.
Барлыгы 272 мең 385 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш - 4530), шуларның 190 мең 568е икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 8329 яңа коронавирус авыруы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 871 мең 843 кеше авырган, 4 млн 488 мең 615 кеше сәламәтләнгән, 112 мең 992 кеше үлгән.