Һәр җыелманың авырлыгы 7 килограммны тәшкил итә
Фото: «Нәфис» хәйрия фонды
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре әлеге акция кысаларында көнкүреш химиясе җыелмалары (кер юу порошоклары, савыт-саба юу өчен чаралар, сабын һәм коры чистарту чаралары) алганнар. Һәр җыелманың авырлыгы – 7 кг.
Фонд тарафыннан махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар күрсәтелә. Һәр кешегә гомуми авырлыгы 52,8 кг булган ярдәм җыелмалары тапшырылган, аларга азык-төлек һәм көнкүреш химиясе кергән.
«Без махсус хәрби операция барышында ил мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләрнең гаиләләренә максималь ярдәм күрсәтүне үз бурычыбыз дип саныйбыз. Гаиләләрнең бернәрсәдә дә мохтаҗлык кичермәве мөһим, алар безнең тарафтан яклау тоеп яшәргә тиеш. Бу юнәлештә эш киләчәктә дә дәвам итәчәк», – дип билдерде «Нәфис» хәйрия фондын гамәлгә куючы Ирек Богуславский.
«Нәфис» фондының хәйрия акцияләрендә һәркем катнаша ала. Моның өчен bfnefis@yandex.ru электрон почтасы аша оешма вәкилләре белән элемтәгә керергә кирәк.