Балалар кирәк-яракларын гаиләнең җан башына уртача керемнәрен исәпкә алмыйча бирәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Документ нигезендә, ТР территориясендә даими яшәүче гаиләләр өчен өстәмә ярдәм чарасы кертелә. Сүз РФ Кораллы Көчләренә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган махсус хәрби операциядә катнашучылар, «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләр һәм ирекле хезмәткәрләр турында бара.
Ярдәм итү чарасы шулай ук РФ Милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче гражданнарның, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР буенча РФ Федераль иминлек хезмәте идарәсе хезмәткәрләренең, махсус хәрби операция үткәрелү зонасына командировкага җибәрелгән һәм махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә кагыла.
Яңа туган баланың анасы мобилизацияләнүченең гаилә әгъзасы белән туганлыкны раслаучы документ күрсәтергә тиеш. Бүләк комплекты гаиләнең уртача керемен исәпкә алмыйча бирелә.
Карарнең гамәлдә булуы агымдагы елның 20 нче октябреннән билгеләнгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.