В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада көчле җил һәм күп явым-төшем фаразлана
Фото: Денис Гордийко
19 нчы гыйнварда секундына 25 метрга кадәр көчле җил, 500 метрга кадәр күрү начарлануы белән буран, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килүе көтелә, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, республикада шторм турында кисәтү 16-17 нче гыйнварда да гамәлдә булды.