Термометр баганалары -34 градуска кадәр төшәргә мөмкин
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче гыйнвар). Татарстанда аномаль салкыннар башлану сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.
«2024 елның 4-9 нчы гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18..-25 градус булган аномаль салкын һава торышы көтелә, бу нормадан 9-17 градуска түбән», – диелә хәбәрдә.
Иртәгә, 4 нче гыйнварда, республикада температура фоны -18..-23 градус көтелә. 5 нче һәм 6 нчы гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -23..-28 градуска кадәр төшәчәк. Шимбә көнне ТРның кайбер районнарында -34 градуска кадәр, көндез -18..-24 градус градус булачак. 7-9 нчы гыйнварда, алдан фаразлау буенча, төнлә -19..-24 градус көтелә, урыны белән температура -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин, көндез -13..-18 градус булачак.