В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук махсус операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары да ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала
Фото: Марат Мөгыйнов
РФ Оборона министрлыгының кайнар линиясе кысаларында 117 номерында (өстәмә – 1) фонд линиясе эшли башлады.
Кайнар линиягә түбәндәге затлар мөрәҗәгать итә ала: махсус операциядә катнашкан, хәзерге вакытта хәрби хезмәттән азат ителгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары; 2014 елның 11 нче маеннан Донецк һәм Луганск халык республикалары хәрби формированиеләре составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар; югарыда санап үтелгән категорияләргә караган затлар хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булса, хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң махсус хәрби операция барышында алган җәрәхәтләрдән яки авырулардан вафат булса, аларның гаиләләре.
Шулай ук, ярдәм сорап, «Ватанны саклаучылар» фондының Ямашев проспекты, 1 адресы буенча урнашкан Татарстан филиалына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.