В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу пассажирлар агымының артуы көтелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Татарстанда җиде станциядә һәм тукталыш пунктларында шәһәр яны тимер юл кассалары эшли башлый. Бу пассажирлар агымының артуы көтелү белән бәйле.
Шулай итеп, Васильево станциясендә шәһәр яны тимер юл кассасы эшли башлады.
30-нчы апрельдән Казан-1 станциясендә өстәмә тәрәзә һәм Компрессор станциясендә элегрәк ябылган 1-нче номерлы тәрәзә ачыла.
1-нче майдан Албаба, Бишбалта бистәсе станцияләрендә һәм Бертуган Комаровлар тукталыш пунктында кассалар ачыла. 804 чакрым тукталыш пунктында касса көндәлек эш режимына күчә. Шулай ук 1-нче майдан иртәнге сәгатьләрдә Восстание станциясендәге өстәмә кассада билетлар сатып алырга мөмкин булачак.
Ометьево, Юдино, Бирюли станцияләрендә, шулай ук 771 чакрым, 774 чакрым һәм 753 чакрым тукталыш пунктларында кассалар әлегә элеккечә ябык.
Кайбер кассаларның эш режимы кыскартылган. Тулырак мәгълүматны тәүлек буе эшли торган +7(800)550-53-93 телефоны буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.