В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм чаралары Казан паркларында һәм скверларында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). Иртәгә Раштуа бәйрәмендә Казан халкы һәм кунаклары өчен паркларда һәм скверларда мавыктыргыч бәйрәм чаралары узачак.
10.00 сәгатьтә Ленин ис. мәдәният йортында "Снежная королева" фильмын бушлай күрсәтәчәкләр.
12.00 сәгатьттә "Черек күл" паркында керлинг буенча ачык өйрәнүләр узачак, монда ук Татарстан Республикасы Керлинг федерациясеннән күрсәтмә чыгышлар һәм мастер-классны күрергә мөмкин булачак.
13.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында барлык теләүчеләр мастер-класста Раштуа шәмнәрен бизәргә өйрәнә алачак.
16.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта "Сдвиг" театр студиясеннән балалар тамашасын карарга мөмкин булачак.
17.00 сәгатьтә "Калейдоскоп" паркында, "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда, шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамындагы скверда бәйрәм программасы оештырылачак, анда иң яшь тамашачылар өчен яңа ел тамашасын күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә park.tatar.