В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшлекле чаралар кысаларында вакыйгалы, экологик һәм эшлекле туризмны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь). Казанның туристик потенциалын «Дондагы Ростов – Дон краеның йөрәге» эчке һәм тышкы туризм буенча төбәкара туризм форумы кысаларында тәкъдим иттеләр. Форум бүген Дондагы Ростов шәһәрендә узды.
Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова ТР башкаласында туристларны җәлеп итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Эшлекле чаралар кысаларында вакыйгалы, экологик һәм эшлекле туризмны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Туризмны үстерү комитеты хәбәр иткәнчә, форумның максаты - төбәкара һәм халыкара коммуникацияләрне үстерү һәм ныгыту, көндәшлеккә сәләтле региональ турпродукт һәм шәһәрнең уңай имиджын формалаштыру, туристик сервисның сыйфатын күтәрү һәм тәҗрибә уртаклашу.