Владимир Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары белән үткән киңәшмә нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады, ул узган атнада булды. Аерым алганда, коронавирус таралуга бәйле рәвештә, 23:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр тамаша-күңел ачу чаралары һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүгә тыю кертелә.
Моның белән беррәттән, төбәк башлыкларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә барлык чикләү чараларының үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушылды. Мәҗбүри чаралар арасында: коронавирус учакларында санитар-эпидемияләргә каршы чараларны үз вакытында үткәрү, COVID-19 диагнозы расланган яки шик булган затларны, шулай ук бу төркем затлар белән элемтәгә кергән гражданнарны изоляцияләү; битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәү; барлык транспорт төрләрендә санитар-эпидемиологик чараларны көчәйтү.
Шулай ук төбәкләрдә 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган затларны дистанцион режимга күчерү; COVID-19-га каршы вакцинация узучы хезмәткәрләргә түләүле ике ял көне бирү тәкъдим ителде. Шуның белән беррәттән, COVID-19-га каршы прививка ясаткан, аның белән авырган кешеләргә һәм балаларга аерым игътибар биреп, халыкны гриппка каршы вакцинацияләү темпларын арттыруны дәвам итәргә кирәк.
Владимир Путин күрсәтмәләренең тулы исемлеге Россия Президентының рәсми сайтында бастырылган.