В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Инициативаны Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында яңгыратты
Фото: Кремльнең матбугат хезмәте
Россиядә икенче һәм аннан соңгы һәр балага салым тотып калынган акча ике тапкыр арттырылачак. Бу хакта ил президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында белдерде.
Шулай ук бер өлеше тотып калына торган еллык керем күләме 450 мең сумга кадәр артачак. Аны алу өчен документлар тапшырырга кирәк булмаячак.
«Икенче балага салымны – айга 2800 сумга кадәр, ике тапкыр, өченче һәм аннан соңгы һәр балага 6 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәм. Бу нәрсәне аңлата? Мисал өчен, өч балалы гаилә һәр ай үз бюджетында 1300 сум акчаны янга калдырачак. Шул ук вакытта бер өлеше тотып калына торган еллык керем күләмен дә 350 мең сумнан 450 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәм. Мондый ярдәм чарасы автомат рәвештә, гаризалар бирмичә күрсәтелергә тиеш», – дип аңлатты дәүләт башлыгы.
Элегрәк Владимир Путин «Гаилә» илкүләм проектын кертү турында белдерде. Инициатива балалар тәрбияләүче ир белән хатынның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдереләчәк.
Юлия Летникова