РФ Президенты Владимир Путин тиешле законга кул куйды.
Фото: Денис Гордийко
«2023 һәм 2024 елларга минималь хезмәт хакы күләме ел саен федераль закон тарафыннан билгеләнә һәм минималь хезмәт хакы күләме үсеше темпыннан (ул Россия Федерациясе буенча эшкә яраклы халыкның алдагы елда билгеләнгән күләмгә карата 2022 һәм 2023 елларга билгеләнгән яшәү минимумы күләменең үсеш темпыннан 3% ка артып китә) чыгып исәпләнә.
Искәртеп үтәбез, бүгенге көндә Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 15279 сум тәшкил итә. Бу күләм агымдагы елның июнендә расланды.