Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.10.2020, 17:23

Россиядә туристик кешбэк программасының икенче этабы башланды

5-нче декабрьгә кадәр казанлылар ил буенча сәяхәт бәясенең 20%-ын кире кайтара алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь). Бүген Россиядә туристик кешбэк программасының икенче этабы башланды. 5-нче декабрьгә кадәр Казан туристлары ил буенча турлар сатып ала һәм эчке туризмны стимуллаштыру буенча дәүләт программасы кысаларында сатып алу бәясенең 20%-ын кире кайтара алачак.

Акциядә катнашу өчен Россиянең теләсә кайсы ноктасына кимендә 2 төн (3 көн) озынлыгындагы сәяхәт сайларга кирәк. Сәфәр 15-нче октябрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр башланырга тиеш. Өстәвенә, программа кысаларында бер турист өчен сәфәрләр саны чикләнмәгән. Акциягә тоташтырылган туроператорлар, отельләр һәм агрегаторлар исемлеге сайтта урнаштырылган. Сәяхәт бәясе буенча чикләүләр, программаның беренче этабыннан аермалы буларак, юк.

Турны сатып алыр алдыннан «Мир» түләү системасы картасын мирпутешествий.рф сайтында лояльлек программасында теркәргә кирәк. Билгеләп үтик, кешбэкны «Мир» картасы белән түләгәндә генә алырга мөмкин, кобейджинг картасы белән түләгәндә бонуслар бирелми. Сәфәрне 15-нче октябрьдән 5-нче декабрьгә кадәр программаның сайланган партнеры сайтында акция битендә түләргә кирәк.

Барлык шартларны үтәгәннән соң туристлар сәяхәт бәясенең 20%-ын кире кайтарачак, тик бер сатып алынган тур өчен 20 мең сумнан артык түгел.

Программа шартлары турындагы сораулар белән туристлар тәүлек буе контакт үзәгенә +7(800)550-83-22 телефоны буенча яки mir@russia.travel электрон почтасы аша мөрәҗәгать итә алалар дип хәбәр итә ТР туризм буенча Дәүләт комитетының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар