Гамәлгә ашырылган яисә планлаштырылган проектлар турында мәгълүматны бушлай урнаштырырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). “РусРегионИнформ” интернет-порталы һәм “Экономическая политика России” журналы редакциясе РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләренең перспективалы чаралары рейтингын формалаштыра.
Гамәлгә ашырылган яисә планлаштырылган проектлар турында мәгълүматны “Вакыйгалар” бүлегендә бушлай урнаштырырга мөмкин.
Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, заманча мәгариф һәм сәламәтлек саклау системаларын үстерүгә, торакның арзанлыгын арттыруга, төзекләндерелгән заманча шәһәр мохитен формалаштыруга һәм Россия төбәкләренең мәдәни йөзен ачуга юнәлдерелгән чаралар буенча баш биттә фикер алышырга мөмкин. Биредә төбәкләрнең торак пунктларында яшәүчеләрдән сораулар формалаштырыла.
Россия һәм чит ил инвесторларының инвестицион ресурларын таләп итә торган проектлар һәм РФ субъектлары территорияләрендә барган төзелешләр исемлеге турында мәгълүматны тиз һәм бушлай эшлекле игъланнар такталарында бастырып булачак.