В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанга дөньяның яшь 13 дәүләт илчесе җыела
Киләсе атнада Казанга БРИКС илләренең Беренче яшьләр фестивале кысаларында дөньяның 13 илендәге 36 муниципаль берәмлектән сәләтле 150 егет һәм кыз киләчәк. 20 нче сентябрьдән 28 нче сентябрьгә кадәр фестиваль кунакларына белем бирү, иҗади һәм сәяси вакыйгалардан, чаралардан торган бай программа әзерләнә. БРИКС илләре берләшмәсендәге балалар һәм яшьләр өчен фестиваль уздыру тәкъдимен Казан мэры Илсур Метшин беренче тапкыр узган елның апрелендә Тәһранда узган БРИКС+ илләренең Шәһәрләр ассоциациясе утырышында җиткергән иде.
«Фестивальне үткәрү буенча без тәкъдим иткән фикер тиз арада гамәлгә ашырылды. Әлеге тәкъдимнең һәр яктан җылы кабул ителүе аңлашыла. БРИКС+ илләренең Шәһәрләр һәм муниципаль берәмлекләр ассоциациясе әгъзаларының моның белән кызыксынуы куанычлы. Барысы да балалар һәм яшьләр арасындагы иҗади багланышларның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген яхшы аңлый. Фестиваль БРИКС илләрендәге сәләтле һәм максатчан яшьләр өчен үсеш мәйданчыгы буларак уйланылган. Казанда узачак БРИКС илләренең Беренче яшьләр фестивале катнашучылар өчен файдалы булсынга көчтән килгәннең барын да эшләячәкбез. Чара фестиваль кунаклары күңелендә кызыклы вакыйгалар, матур хатирәләр белән уелып калырга тиеш. Бу бит яңа дуслар табу мөмкинлеге дә. Мин фестиваль кунакларының Казанны сагынып янәдән килүләренә ышанам», - диде БРИКС+ илләре Шәһәрләре ассоциациясенең мактаулы рәисе Илсур Метшин.
Казанда БРИКС илләренең Яшьләр фестивале ул – Россия төбәге өчен БРИКС илләренең яшь лидерлары арасында халыкара аралашу мәйданчыгы булдыру максатыннан шундый дәрәҗәдәге чара оештыруның беренче очрагы. Узган ел Татарстан башкаласында узган БРИКС илләре саммитын, шулай ук БРИКС+ илләренең Шәһәрләр һәм муниципаль берәмлекләр ассоциациясен булдыруда Казан мэры Илсур Метшинның әйдәп бару эшчәнлеге – әлеге фестивальне оештыруда бәяләп бетергесез гамәл.
Татарстан башкаласына беренче делегация вәкилләре 20 нче сентябрьдә килә башлый. Фестивальдә 14 яшьтән алып 17 яшькәчә сәләтле 150 егет һәм кыз катнаша. «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере фестиваль кунакларын каршы алу һәм кунак итү буенча төп мәйданчык булачак. Әлеге лагерь бүгенге көндә Казанда балалар ялы өчен заманча иң яхшы объектларның берсе булып санала. Фестивальнең ачылу тантанасы 22 нче сентябрьгә билгеләнгән.
Алга таба Казан федераль университеты базасында БРИКС+ илләре мәктәп укучыларының командалар һәм индивидуаль катнашучылар арасында математика һәм информатика буенча олимпиадалар узачак. Ярышлар ике яшь категориясе: олылар (16–17 яшь) һәм кече төркем (14–15 яшь) өчен оештырыла. Исегезгә төшерәбез, Казан менә инде күп еллар дәвамында Россия һәм халыкара мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар саны буенча ил күләмендә 3 нче урында тора.
Фестивальдәге сәяси өлешнең үзәк вакыйгасы Казан ратушасында узачак түгәрәк өстәл була, анда делегатлар үз илләренең мәнфәгатьләрен тәкъдим итәчәк. Шулай ук БРИКС+ илләренең Шәһәрләр һәм муниципаль берәмлекләр ассоциациясенең Яшьләр сәясәте һәм мәгарифе буенча комитеты утырышы да узачак. Алар яшьләр сәясәтенең заманча системасын үстерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачак, БРИКС+ илләренең төрле муниципаль берәмлекләрендә аны гамәлгә ашыруның уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашып, киләчәктә бу өлкәдә халыкара хезмәттәшлек перспективаларын билгеләячәкләр.
Мәдәни программа кысаларында халыкара «БРИКСовидение» җыр бәйгесе, милли киемнәр тамашасы, мастер-класслар, өстәл уеннары фестивале һәм иҗади очрашулар күздә тотыла.
Дуслык һәм хезмәттәшлекнең матур бер үрнәге буларак фестиваль кысаларында «Дөнья дуслары» аллеясын булдыру каралган. Чарада яшьләр агачлар утыртачак. 107 нче номерлы гимназиядә БРИКС+ илләренең Яшьләр китапханәсен ачу да үзенчәлекле вакыйга булачак. Китапханәдә төрле илләрдә яшьләр өчен чыгарыла торган басмалар урын алачак.
Фестиваль кунаклары Татарстан башкаласының төп истәлекле урыннары: Казан Кремле, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, «Урам» экстрим-паркы, зооботаника бакчасы белән таныша алачак. Шулай ук яшьләр «Ак Барс» (Казан) – «Авангард» (Омск) хоккей матчын да караячак.
Фестиваль делегатлар һәм Казанның иң яхшы яшь иҗат коллективлары катнашында зур гала-концерт белән тәмамланачак.