Хәзерге вакытта программа 2024 елның 1 нче июленә кадәр гамәлдә
Фото: Денис Гордийко
Хәзерге вакытта программа 2024 елның 1 нче июленә кадәр гамәлдә.
«Гаилә ипотекасы» һәм 450 мең сум түләү кебек торак программалары иң ихтыяҗлысы булып чыкты, шуңа күрә дәүләт башлыгы тарафыннан Гаилә елы ачылу көнендә гаиләләр белән очрашуда әлеге программаларны озайту турында карар кабул ителде. Хөкүмәт хәзер әлеге коралларны озайту өчен тиешле документлар әзерли», - диде вице-премьер илкүләм казанышлар форумының пленар сессиясендә.
Аның сүзләренчә, программа гамәлдә булган вакытта 918 меңнән артык Россия гаиләсе торак шартларын яхшырткан.
Күптән түгел РФ Президенты Владимир Путин матбугат конференциясе һәм туры элемтә барышында Министрлар Кабинеты гаилә ипотекасы программасын озайту турында уйлый дип җиткергән иде.