Бу 2020 елның 1-нче февраленнән 15-нче июленә кадәрге чорда гамәлдә булган документларга кагыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). Россиядә илкүләм машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакыты озайтылды. Бу 2020 елның 1-нче февраленнән 15-нче июленә кадәрге чорда гамәлдә булган документларга кагыла.
Машина йөртү таныклыгы аларны тиешле документ белән билгеләнгән тәртиптә алмаштырганчыга кадәр үз көчен саклап кала. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясендә аңлатуларынча, мондый таныклыклары булган машина йөртүчеләрне административ җаваплылыкка җәлеп итмәячәкләр.
Хәер, машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакытын озайту аларны бирү һәм алмаштыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатуны күздә тотмый. ЮХИДИда барлык машина йөртүчеләргә, санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, дәүләт хезмәтләрен алу кирәклеге турында карар кабул итәргә киңәш итәләр. Хәзерге вакытта бу мәсьәләләрне хәл итүне кичектерү мөмкинлеге бар, әмма гражданнар мөрәҗәгать иткән очракта, дәүләт хезмәтләре билгеләнгән тәртиптә күрсәтеләчәк.
Транспорт чарасын теркәү, имтиханнар тапшыру һәм машина йөртү таныклыгы алу өчен Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша ЮХИДИгә кабул итүгә алдан язылырга кирәк.
Бүлекчәләрдә клиентларны һәм хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясеннән саклауга юнәлтелгән өстәмә чаралар күрелә. Бу чаралар дәүләт хезмәтләре күрсәтү барышында шәхси аралашуны минимальләштерүне күздә тота, дип билгелиләр ведомствода.