Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2022, 10:44

Россиядә күчемсез милек өлкәсендә кризиска каршы чаралар кабул ителде

14 нче мартта имзаланган федераль закон кадастр исәбенә кую һәм объектларга хокукларны теркәү кысаларында хокукый экспертиза үткәрү кагыйдәләрен гадиләштерә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче март). Россиядә кадастр исәбенә кую һәм күчемсез милек объектларына хокукларны теркәү кысаларында хокукый экспертиза үткәрү кагыйдәләрен гадиләштерделәр. 14 нче мартта төзелеш комплексына һәм эшмәкәрлек бергәлегенең башка катнашучыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән 58-ФЗ номерлы федераль законга кул куелды.

Әйтик, закон объектны эксплуатациягә керткәндә җиргә хокук билгели торган документларның булуын икеләтә тикшерүне кире кага. Элегрәк мондый тикшерү бер үк предмет буенча объектны эксплуатациягә кертү турында карарны кабул итүче вәкаләтле орган тарафыннан да, Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең хокукый экспертизасы кысаларында да үткәрелергә тиеш иде.

Шулай ук закон су саклау зоналарында, су басу һәм су астан керә торган зоналардагы объектларга карата нормаларны төгәлләштерә. Яңалыклар нигезендә су объектларын саклауны тәэмин итә торган мондый объектларны һәм корылмаларны инженерлык яклавы булу турындагы таләпләр төзелеш стадиясендә һәм объектларны файдалануга тапшырганда, дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны теркәү стадиясендә түгел, ә төзелеш стадиясендә тикшерелергә тиеш.

Моннан тыш, законда дәүләт һәм муниципаль милек объектларына хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе тәкъдим ителде. Хәзер дәүләт кадастр исәбенә кую һәм әлеге объектларга хокукларны теркәү өчен дәүләт яисә муниципаль милекнең тиешле реестрыннан өземтә кулланыла ала. Бу чара дәүләт яки муниципаль милекне, шул исәптән аны кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү, салым базасын арттыру максатыннан, гражданлык әйләнешенә нәтиҗәлерәк җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте.

«Безнең бурыч – төбәктә күчемсез милек базарының өзлексез эшләвен тәэмин итү. Кризиска каршы чаралар пакеты кадастр исәбенә кую һәм күчемсез милек объектларын теркәү процедурасын гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Агымдагы икътисадый шартларда төзелеш тармагы вәкилләре өчен бу аеруча мөһим», – дип билгеләп үтте Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров.

Барлык яңалыклар