Указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). 28 март көнне Россиядә Кемеровода булган фаҗига уңаеннан матәм игълан ителде. Указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды.
Траур көнне ил территориясендә дәүләт байраклары төшереләчәк. Мәдәният учреждениеләренә һәм телерадиокомпанияләргә 28 мартка планлаштырылган күңел ачу чараларын үткәрмәскә киңәш ителде. Россия Хөкүмәтенә РФ субъектларының хакимият органнары белән бергә һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча чаралар күрергә кушылды.
Искәртергә кирәк, 25 мартта Кемерово шәһәренең сәүдә үзәкләренең берсендә 64 кешенең, шул исәптән балаларның гомерен өзгән көчле янгын чыга. Казан Мэры Илсур Метшин якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашты.