В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Транспорт берничә маршрут буенча линиягә эш көне графигы буенча чыгачак
Фото: Денис Гордийко
Алар түбәндәге маршрутлар буенча хәрәкәт итәчәк:
201с номерлы – Җиңү проспектыннан Самосыр зиратына кадәр;
202с номерлы – Чехов базарыннан Самосыр зиратына кадәр;
204с номерлы – Дәрвишләр торак массивыннан Дәрвишләр торак массивындагы зиратка кадәр;
205с номерлы – тимер юлчылар мәдәният йортыннан Юдино зиратына кадәр;
206с номерлы – Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексыннан Коры елга торак массивындагы зиратка кадәр;
207с номерлы – Самосыр зиратыннан «Курган» зиратына кадәр;
208с номерлы – Гаврилов урамыннан Коры елга торак массивындагы зиратка кадәр.
Эш көне графигы буенча линиягә 2, 23, 37, 46, 56, 71, 72 нче номерлы маршрут автобуслары һәм 2, 3, 5, 7 нче номерлы маршрут троллейбуслары чыгачак. Моннан тыш, Киндери зиратына кадәр 84 нче маршрут автобуслары йөриячәк, дип хәбәр иттеләр Казанның Транспорт комитетында.