Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.05.2022, 13:29

Республика клиник хастаханәсендә югары технологияле медицина ярдәме корпусы барлыкка киләчәк

Анда органнарны трансплантацияләү үзәге һәм травмоүзәк урнаштыру планлаштырыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче май, Юлия Летникова). Казанның Республика клиник хастаханәсендә югары технологияле медицина ярдәме корпусы барлыкка киләчәк. Анда органнарны трансплантацияләү үзәге, травмоүзәк һәм башка медицина хезмәтләре урнашачак, заманча медицина технологияләре кулланылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда трансплантология өлкәсе актив үсә. «2017-2018 елларда бер тапкыр бавыр трансплантациясе үткәрелде, 2021 елда –трансплантация буенча 28 операция, ә быел 30 органны яңадан күчереп утырту планлаштырыла. Моннан тыш, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Казанда бөтен Идел буе федераль округы өчен трансплантация үзәге төзү турында килешү бар».

Корпус төзелеше турындагы карарны ТР Президенты кабул иткән. «Әлегә бу максатларга нинди бюджет бүлеп биреләчәге билгеле түгел. Кирәкле сумманы Татарстан Төзелеш министрлыгы «Татинвестгражданпроект» белән берлектә исәпли», - дип аңлатты М.Садыйков.

Барлык яңалыклар