Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2022, 16:15

Ремонттан соң Республика клиник хастаханәсендә коронавируска шикләнелгән авырулар өчен провизор госпиталь ачыла

Бүгенге көндә республикада ковид белән авыручылар өчен әзерләнгән 2577 урынның 30%ы буш.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче гыйнвар, Дмитрий Никитин). 23 нче гыйнвардан ремонттан соң Республика клиник хастаханәсендә провизор госпиталь эшен яңарта, ул коронавируска шикләнелгән авыруларны  кабул итәчәк. Республикада ковид белән авыручылар өчен 2577 урын бар, шуларның 30%ы буш. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте. «Хәзерге вакытта вәзгыять контрольдә тотарлык һәм идарә итеп булырлык», – дип ышандырды ул.

COVID-19 дан республикада 2 млн 346 мең 860 кеше прививка ясаткан (бу республика халкының 77% ын тәшкил итә), шуларның икенче компонентын 1 млн 880 мең 123 татарстанлы алган. Кабат вакцинацияне 165 мең 259 кеше узган.

Республикада вакцинация пунктлары гадәти режимда эшли. Россия территориясендә теркәлгән барлык вакциналар да җитәрлек күләмдә, дип билгеләп үтте В.Жаворонков.

Аның сүзләренчә, вакцина ясатмаган өлкән яшьтәге гражданнар куркыныч астында, чөнки авырган очракта аларның сәламәтлекләре нык какшарга мөмкин. Икенче вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк булган 422 мең 135 кеше генә алган.

Бу айда республикага балалар өчен «Спутник-М» вакцинасының беренче партиясе кайтачак. Ул Казанга кайту белән теләүчеләр икенче көнне үк прививка ясата алачак. «Барлык тәкъдимнәрне вакцина кайткач хәбәр итәчәкбез», – дип өстәде Владимир Жаворонков.

Узган атнада РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинация өчен каршылыкларны һәм прививка ясатудан азат ителү сәбәпләренең исемлеген раслады. Алар вакыты чикләнмәгән (аларга вакцина составына карата гиперсизгерлек, авыр аллергия реакцияләре һәм вакцина ясатканнан соң катлаулану очраклары керә), шулай ук вакытлы төрләргә (кискен йогышлы авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе, ОРВИ һәм ашказаны-эчәк трактының хроник авырулары) бүленә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы билгеләвенчә, авырган вакытта төрле штаммнар белән авыручылар арасында симптомнар аерылырга мөмкин. Мәсәлән, «Омикрон» штаммын йоктырганда ис һәм тәм сизү сакланырга мөмкин, ә авыру гадәти респиратор авыруы буларак узачак, шул ук вакытта коронавирус инфекциясенең бөтен куркынычы саклана. Югары температура шулай ук симптомнарның берсе булып тора.

Владимир Жаворонков Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе статистикасын җиткерде. Узган атнада ведомство хезмәткәрләре 216 объектны тикшергән, 61 объектта хокук бозулар ачыкланган. Штрафларның гомуми суммасы 343 мең сум тәшкил иткән.

Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслар һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.
Барлык яңалыклар