18 яшьтән өлкәнрәк, 55 килограммнан артык авырлыктагы казанлылар кан тапшыра һәм кемнеңдер гомерен саклап кала ала
24 апрельдә республика клиник хастаханәсендә донор көне узачак. 18 яшьтән өлкәнрәк, 55 килограммнан артык авырлыктагы, донациягә каршы күрсәтмәләре булмаган казанлылар кан тапшыра һәм кемнеңдер гомерен саклап кала ала.
Кан яки плазманы 8:00 дән 12:00 сәгатькә кадәр Оренбург тракты, 138б адресы буенча урнашкан Республика клиник хастаханәсенең кан салу бүлегендә тапшырырга мөмкин булачак.
Бигрәк тә акциядә катнашуга I кан төркеме донорларын көтәләр, дип хәбәр итә РКХ матбугат хезмәте.