В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иреклеләр өчен сувенирлар әзерлиләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). 27 нче декабрьдә Казанда яшәүчеләр яңа ел донорлык акциясенә кушыла ала. Иреклеләрне Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә көтәчәкләр.
Акциядә катнашу өчен теркәлергә кирәк. Донорлар өчен сувенирлар әзерлиләр.
Акция «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә 8:00 дән 12:00 гә кадәр Җиңү проспекты, 85 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика кан үзәге матбугат хезмәте.