10 кеше сыярлык аерым бүлмәдә намаз уку һәм тәхәрәт алу өчен барлык шартлар да тудырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиника онкодиспансеры” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе ачылды. Аерым бүлмәдә намаз уку һәм тәхәрәт алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә шулай ук диспансер пациентлары белән рухи темаларга әңгәмәләр алып барылачак.
Ачылу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, намаз уку бүлмәсенең Рамазан аенда ачылуы символик мәгънәгә ия. “Намаз уку бүлмәсе ачылу – озак вакыт дәваланучы дин кардәшләребез өчен зур бүләк”, - дип китерз мөфти сүзләрен ТР МДН. Искәртергә кирәк, онкодиспансерда православие динен тотучылар өченчдә шундый бүлмә бар.
Бүгенге көндә мөселманнар өчен намаз уку бүлмәләре ТКДҮ, РКХ, БРКХ һәм 7-нче шәһәр хастаханәсендә бар.