Очрашу шимбә көнне, 10:00 сәгатьтә булачак
Шимбә, 13 нче июль көнне, Республика клиник наркология диспансерында ата-аналар өчен психолог белән ачык очрашу булачак. Фикер алышуның темасы: «Бала, гаджет һәм ата-аналар. Кем җиңәр?»
Республика клиник наркология диспансерының психология лабораториясе җитәкчесе Лилии Зайцева электрон җайланмаларның балалар һәм ата-аналарга йогынтысы һәм шулай ук гаджетларның кешенең баш миенә тәэсире турында сөйләячәк.
«Төп өлештән соң клиник психолог тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк», – дип аныкладылар ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә.
Ачык очрашу Сеченов урамы, 6 нчы йорт (д корпусы, 3 кат) адресы буенча, 10:00 сәгатьтә башлана. Чарада катнашу бушлай, алдан сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.