Мондый машиналарның хуҗалары Казанның муниципаль парковкаларыннан бушлай файдалана ала
Фото: Денис Гордийко
Мондый хокукны экологик автомобиль хуҗалары 2015 елда алган. Бу чара экологияне яхшыртуга, атмосферага зарарлы чыгарулар күләмен киметүгә, шулай ук электр автомобильләре үсешен стимуллаштыруга юнәлдерелгән.
Бүген шәһәрдә 346 электромобиль теркәлгән, шуларның 124 е узган ел реестрга кертелгән, тагын 77 се – 2021 елда, ә 2015 елдан 2020 елга кадәр реестрда 51 машина барлыкка килгән.
Гибрид транспорт чараларына муниципаль парковкалардан бушлай файдалану хокукы кагылмый.
Реестрга кертү өчен Казанның Транспорт комитетына (шәхсән яки почта аша), КФҮгә мөрәҗәгать итәргә яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталына документлар җибәрергә кирәк. Машина йөртүчеләрдән гариза тутыру, РФ гражданины паспортын, транспорт чарасын теркәү турында таныклыкны һәм транспорт чарасы паспортын бирү таләп ителә. Гаризаны сылтама буенча йөкләп алырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр комитетта.
Муниципаль хезмәт турында тулы мәгълүмат KZN.RU сайтында бар (бүлекләр – Башкарма комитет – Транспорт комитеты – Хезмәтләр).