РФ Президенты Иннополиста РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышын уздыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Иннополиста Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышын уздыра. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе субъектларының башка җитәкчеләре катнаша.
Очрашуда катнашучылар халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча субъектларның башкарма хакимияте органнарының эше турында фикер алышалар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Владимир Путин үз чыгышында алданган өлешчеләр темасына кагылды. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта илдә миллионнан артык өлешләп катнашу килешүе гамәлдә. РФ Президенты аларны тулысынча гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә, шулай ук "намуссыз компанияләр гаебе белән тораксыз калган, акча җыю очраклары да еш кына бурычлы булып калган" алданган өлешчеләрнең хокукларын якларга өндәде.
"Мин федерация субъектлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: әлбәттә, кешеләр проблемасын хәл итү белән озакка сузарга ярамый. Алар бездән үз вакытында актив һәм нәтиҗәле эшләр көтә. Мондый эшнең уңышлы тәҗрибәсе бар, шул исәптән Татарстанда да. Бу тәҗрибәне үзләштерергә, яңа нәтиҗәле чаралар тәкъдим итәргә кирәк", - дип өстәде дәүләт башлыгы.
Моннан тыш, В.Путин уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру темасына да кагылды. Мәсәлән, алты ел эчендә Россиядә 30 меңнән артык иҗтимагый киңлекләр яңартылачак: парклар, скверлар, яр буйлары, ял итү зоналары. Бу эштә дөньяның иң яхшы практикаларына һәм үз тәҗрибәләренә, шул исәптән футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул иткән Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләр тәҗрибәсенә таянырга кирәк.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төзелеш тармагы җитди үзгәрешләр кичерә, тирән үзгәртеп кору этабы бара. 1 июльдән торак төзелешен финанслауның яңа схемасы эшли башлый. Конкрет проектлар өчен кредитлар бирәчәк, шулай ук төзелеш барышын контрольдә тотачак банкларның роле сизелерлек артачак. РФ Президенты Хөкүмәт һәм Үзәк банк игътибарын, төзүчеләр һәм кредит оешмалары белән эшне төгәл координацияләргә, бу күчеш тармак өчен мөмкин кадәр тигез булсын өчен, барлык механизмнарны төзергә һәм җайга салырга кирәк, дип белдерде.
"Бизнес һәм гражданнар ягыннан проект финанславына күчү комплекслы төзелеш барышында тискәре чагылыш табарга мөмкин, социаль инфраструктура объектларын сафка бастыру белән проблемалар барлыкка киләчәк, төзүчеләргә моның белән шөгыльләнү кыен булачак, ресурслар җитмәячәк, дигән курку бар. Социаль инфраструктура төзелешенә, белгәнегезчә, яңа кагыйдәләр буенча, гражданнарның акчаларын җәлеп итү тыела. Бу темага сезнең фикерләрегезне, һичшиксез, тыңларга теләр идем", - дип мөрәҗәгать итте дәүләт башлыгы утырышта катнашучыларга.
Россия Президенты ассызыклаганча, төзелеш секторының үсеш нигезе – торакка тотрыклы ихтыяҗ. Шуңа бәйле рәвештә ипотека кредиты базарындагы вәзгыять аерым игътибар таләп итә. Элек ипотека ставкаларының үсеше билгеләнгән иде, әмма Владимир Путин сүзләренә караганда, бу кыска вакытлы һәм бер тапкыр булган нәтиҗә. "Бүгенге көндә башкача уйларга нигез юк. Әмма моның артыннан игътибар белән күзәтергә һәм базарга тиешенчә стимул бирергә кирәк", - диде ул.
РФ Президенты шулай ук иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү эшенә яшь архитекторларны һәм проектчыларны, аерым алганда, "Архитекторлар. РФ" программасыннан, җәлеп итәргә чакырды. "Әмма иң мөһиме – шәһәр тирәлеген формалаштыруда гражданнар үзләре катнашырга тиеш. Нәкъ менә кешеләргә ышанырга кирәк, безнең шәһәрләр һәм бистәләр нинди булырга тиешлекне хәл итәргә", - дип йомгаклады Владимир Путин.
Аннары нотык белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк дәүләт башлыгы җәмәгатьчелек вәкилләре белән бергә "Мәскәү" мәдәният үзәгендә "Торак һәм шәһәр тирәлеге" милли проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышты, "КАМАЗ-мастер" командасы әгъзалары белән очрашты һәм Иннополис проекты үсеше белән танышты.