Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.10.2018, 15:01

Казан агломерациясе үсешендә Малайзия тәҗрибәсен кулланырга планлаштырыла

Агломерация җитәкчеләре PEMANDU Associates компаниясе президенты белән очраштылар, ул “Зур тиз нәтиҗәләр” методологиясен тәкъдим итте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь, Ксения Швецова). Казан финанс районы төзергә һәм махсус лабораторияләрдә мөһим сораулар өстендә эшләргә – әлеге тәкъдимнәрне PEMANDU Associates компаниясе җитәкчеләре Казан агломерациясе җитәкчеләре белән шәһәр Мэриясендә үткән очрашуда керттеләр. Очрашуны Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин уздырды. PEMANDU Associates компаниясе президенты Дато Шри Идрис Джала “Зур тиз нәтиҗәләр” методологиясе турында сөйләде. Ул Малайзиягә мөһим проектларны гамәлгә ашыруда кыска вакытта зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм иткән.

PEMANDU Associates компаниясенең зур территориаль берләшмәләр белән эшләү тәҗрибәсе зур. Компания вәкилләре билгеләп үткәнчә, Малайзия өчен “Зур Куала-Лумпур” Татарстан Республикасы өчен Казан агломерациясе кебек үк. “Компаниягез турында бик күп ишеттек. Безнең сезнең агломерацияне үстерүне тизләткән гамәлләр турында, шулай ук Казан агломерациясен үстерү буенча сезнең тәкъдимнәрегезне ишетәсебез килә”, - диде Денис Калинкин.

Компания президенты Дато Шри Идрис Джала билгеләп үткәнчә, ул тәҗрибә белән уртаклашырга бик шат. Бүген дөнья тулай территориаль продуктының проценты 13% халык яшәгән 380 шә1әргә туры килә. “Сүемнең асылы шунда, үзара илләр түгел, ә шәһәрләр узыша”, - диде ул. Аның фикеренчә, Казанның яңа ефәк юлда урыны бик файдалы, керемле. Моннан кала, Татарстан башкаласында халыкара оешмаларны кабул итәр өчен әзер инфраструктура бар.

PEMANDU җитәкчесе Казан агломерациясе үсеше өчен “Зур тиз нәтиҗәләр” методологиясен тәкъдим итте. Проектта 8 адым каралган, алар арасында стратегик юнәлешләрне билгеләү, лабораторияләр, ачык ишекләр көннәре булдыру, юл картасын төзү һ.б.

Компания президенты сөйләгәнчә, 2009 елда Малайзия Премьер-министры Мохд Нәҗб бин Тун Хаҗи Габдел Разак ике программа – хакимият трансформациясе һәм икътисад трансформациясе программаларын булдыру хакында сөйләгән. PEMANDU максаты – әлеге ике программаны эшләү һәм аларны гамәлгә ашыруны тикшерү. Программаны сигез лаборатия эшләгән, аларда 250 хезмәткәр катнашкан. Болар барысы да илнең ТТПсын һәм инвестицияләр күләмен арттырырга ярдәм иткән.

ТР премьер-министры киңәшчесе Линар Якупов аңлатканча, мондый лабораторияләрдә компанияләр җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре катнаша. Аларны бергә җыялар, 12 командага аералар. Аларга куелган бурычны хәл иткәнче, командалар аерым эшли. шуннан соң һәр сорау конкрет суммалар һәм адымнар белән эшләнә. Линар Якупов сүзләре буенча, компания җитәкчеләре РФ хисап палатасы җитәкчесе Алексей Кудрин белә очраштылар һәм әлеге методологияне милли проектларны гамәлгә ашыруда куллану мөмкинлеге буенча фикер алыштылар. “Төбәкләрнең күпчелеге бу яңа карашны аңламый. Аны өйрәнергә кирәк. хәзер алдабызда торган бурычларны хәл итәр өчен яңа экстравагант карашлар һәм чишелешләр кирәк”, - дип саный Л.Якупов.

Малазия компаниясе җитәкчелеге ТР башкаласында финанс районы булдырырга тәкъдим итте: “Казан финанс районы агломерация үсешенең катализаторы була алуына ышанабыз”. Моннан кала, Дато Шри Идрис Джала тәкъдим иткәнчә, икътисадның үсешенә йогынты ясый ала торган төп секторлар бүлеп чыгарырга кирәк – мәсәлән, нефтехимия, IT һәм мәгариф, финанс хезмәтләре һәм җитештерү.

Очрашу азагында, Денис Калинкин Малайзия делегациясенә сәфәрләре һәм тәкъдимнәре өчен рәхмәтен белдерде. “Сезнең тәҗрибәгез Татарстанда пилот проекты буларак гамәлгә ашырылыр һәм беренче лаборатория Казан агломерациясе үсеше өчен төзелер, дип өметләнәбез”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе.

Фикер алышуда шулай ук ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм 6 район вәкилләре катнашты.

Фоторепортаж
Малайзия делегациясе белән очрашу, 25.10.2018
Барлык яңалыклар