Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.06.2021, 17:20

Ратушада Казан шәһәре Думасының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе утырышы узды

Депутатлар 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына бюджетка үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь, Камилә Гобәйдуллина). Татарстан башкаласында Казан шәһәр Думасының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе утырышы узды. Ратушада узган чарада Казан шәһәре думасы секретаре Альбина Рафикова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Казанның контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев, Казанның Финанс идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Светлана Сагадеева, Казан шәһәре шәһәр Думасының Норматив-хокук идарәсе башлыгы Наил Булатов катнашты.

Депутатлар Казан шәһәр Думасының «2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына Казан муниципаль берәмлеге бюджеты турында» карарына күздә тотылган үзгәрешләрне тыңладылар һәм тикшерделәр.

Радик Шәфигуллин үз докладында хәбәр иткәнчә, 2021 ел башына автоном һәм бюджет учреждениеләре счетларында калган бюджет һәм калган акчалар хисабына бюджетның чыгым өлешен 658,6 млн сумга арттырырга тәкъдим ителә. Акчаларны 2020 елда кабул ителгән, әмма тулысынча үтәлмәгән йөкләмәләрне каплауга 1, 3 млн сум, шулай ук 2021 елга шәһәр бюджетында исәпкә алынмаган, әмма шәһәр хезмәтләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен кирәкле чыгымнарга 657,3 млн сум күләмендә юнәлдерү планлаштырыла.

Әлеге чыгымнарга төзелеш һәм ремонт эшләре, җиһазлар сатып алу, янәшәдәге территорияне төзекләндерү һәм социаль-мәдәни өлкә объектларының террорчылыктан сакланышы буенча чаралар; муниципаль унитар предприятиеләрнең устав фондына акчалар кертү, шәһәр территориясен төзекләндерү, муниципаль учреждениеләрне карап тоту юлы белән муниципаль милекне тулыландыру керә. Моннан тыш, мәгариф учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча кайбер чаралар да бар.

Чыгымнарның киләсе маддәсе – цифрлы мәгълүматлар белән тулыландыру эшен оештырып, Комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасын булдыру. «Бу темага берничә тапкыр чыгыш ясадык. Хәзер Казанның цифрлы игезәген булдырабыз. Без күп кенә кәгазь мәгълүматларның бу форматка күчерелүе өстендә эшлибез. Иң мөһим пунктларның берсе – шәһәрнең инженерлык челтәрләрен һәм башкарма документация архивын цифрлаштыру чаралары. 20% без инде цифрлаштырдык. Безнең бурыч – якындагы ике ел дәвамында 70-80%-ка үсү. Шуның аркасында без барлык хезмәтләрне цифрлы рәвештә күрсәтә алачакбыз», – дип сөйләде Радик Шәфигуллин.

Акчаларның бер өлеше муниципаль учреждениеләр биналарын реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өчен проект-смета документациясен эшләүгә, ТКХ өлкәсендәге чараларга юнәлдереләчәк. Моннан тыш, бу елның 1-нче гыйнварына автономияле һәм бюджет учреждениеләре счетларында барлыкка килгән калдыкларны кире кайтару исәбенә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңа челтәрен тоту чыгымнары 3,5 млн сумга арта.

«Карар проекты белән бюджет кытлыгын финанслау чыганакларына үзгәрешләр кертү, шулай ук бюджет чыгымнарын бюджет классификациясе кодлары белән эш итүчеләр һәм турыдан-туры алучылар арасында акчаларны яңадан бүлү тәкъдим ителә», – дип өстәде нотыкчы.

Ахырда Р. Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, 2021 елга Казан бюджеты керемнәре буенча 28 млрд.779 млн. 530,5 мең сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча – 31 млрд. 833 млн. 688,8 мең сум 3,054 млрд. сум дефицит белән. Каплау чыганагы – шәһәр бюджеты акчалары.

Депутатлар Руслан Дуженков һәм Алексей Серов социаль-мәдәни өлкә объектларының террорчылыкка каршы якланышы буенча нинди чаралар планлаштырылуы белән кызыксындылар. Докладчы аңлатканча, барлык социаль объектларда инвентаризация үткәрелгән. Нәрсә бар һәм нәрсә җитмәве тикшерелде. Техник чаралар белән җиһазландыруга ихтыяҗ 1,4 млрд сум тәшкил иткән. Әмма беренче чираттагы чыгымнар бар, эшләрне 1-нче сентябрьгә кадәр башкарырга кирәк. Менә шушы акчалар нәкъ менә аларны җиһазлауга, ремонтлауга тотылачак. Бу хәвеф сигнализация кнопкаларын модернизацияләү, хәбәр итү системаларын җиһазландыру, җитмәгән металл рамкалар, металлодетектерлар сатып алу, бинага керү юлларын контрольдә тоту системасы җайланмалары, дип өстәде С.Сәгадиева.

«Карар проекты гамәлдәге законнарга каршы килми һәм Казан шәһәр Думасы сессиясендә каралырга мөмкин», – дип йомгаклады И.Нургалиев. Утырышта катнашучылар әйтелгән мәгълүматны игътибарга алдылар һәм бу мәсьәләләрне тикшерүгә чыгаруны хупладылар.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышы, 28.06.21
Барлык яңалыклар