В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утырышны башлау 10.00 сәгатькә планлаштырыла
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Бүген Ратушада өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXXIX сессиясе узачак. Утырыш 10.00 сәгатьтә башланачак. Утырыш трансляциясен сылтама буенча карарга мөмкин булачак.
Депутатлар 13 сорау буенча фикер алышырга планлаштыра:
Казан шәһәр Думасы Регламентына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2019 елгы бюджетының үтәлеше турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
2017-2019 елларга Казан шәһәренең муниципаль милкен хосусыйлаштыруның Фараз планын (программасын) үтәү турында хисап;
Казан шәһәрендә муниципаль финанс контроле турындагы Нигезләмә хакында;
Муниципаль берәмлекләр чикләрен һәм Казан шәһәре районнары чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар уздыру турында;
Казан шәһәр Думасының Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан Халык депутатлары советының, Казан шәһәр Думасының, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге вәкаләтле органының аерым карарлары турында;
Территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең чикләрен билгеләү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре җиреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Төрлеләр.