Бу техник сәбәпләр белән бәйле
Техник сәбәпләр буенча 6925 номерлы Кизнер – Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт итү графигын үзгәрттеләр. Состав Татарстан башкаласына гадәттәгедән соңрак килеп җитәчәк.
Кизнер станциясеннән поезд гамәлдәге график буенча җирле вакыт белән 20:30 сәгатьтә кузгалачак һәм 22:27 сәгатьтә Казанда булачак.
Барлык маршрутлар буенча төгәлрәк мәгълүматны «РТЮ пассажирларга» мобиль кушымтасында, сайтта яки +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә). Бу хакта «Содружество» ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясендә хәбәр иттеләр.