Маршрутка үзгәрешләр Борисоглебское бистәсе халкының үтенече буенча кертелде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь). «Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы – Борисоглебское торак массивы» маршруты буенча хәрәкәт итә торган 42-нче номерлы автобус җәдвәленә өстәмә рейс кертелде.
Эш көннәрендә 1-нче ноябрьгә кадәр автобус Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы яныннан 20:10 сәгатьтә, 20:35 сәгатьтә – Борисоглебское торак массивыннан кузгалачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.
Өстәмә рейс торак массивта яшәүчеләрнең үтенече буенча эксперимент тәртибендә кертелгән. Сынау чоры нәтиҗәләре буенча пассажирлар агымына анализ ясалачак.