В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачылышта катнашучылар кирәкмәгән киемнәрен тапшыра, шулай ук эко-лекция тыңлый һәм мода карый алачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Казанда әйберләр алмашуның беренче пункты «Әйдә алмашыйк!» социаль-экологик проекты кысаларында ачылачак. 19 нчы апрельдә 12:00 сәгатьтә катнашучылар, әйберләрен алмашып кына калмыйча, эко-лекция дә тыңлый һәм мода күрсәтүләрне дә карый алачак.
Проектка нигез салучы Анастасия Носкова чарада катнашучыларга СВОП-маркетның социаль һәм экологик миссиясе турында сөйләячәк. Шулай ук программада икенче тормыш алган әйберләрдән киемнәр ясаучы дизайнердан мода күрсәтүләр дә оештырылачак.
СВОПта «Текстиль – кыйммәтле икенчел чимал!» һәм «Экологик гардероб» темасына эко-лекцияләр узачак. Чара кунакларына үзләре белән кирәкмәгән әйберләр алып килергә киңәш итәләр, аларны башка кешеләрнекенә алыштырып булачак.
Проектның максаты – яхшы әйберләр алмашу культурасын кертү, аларны икенчел куллану һәм тузган киемнәрне эшкәртүгә тапшыру. Бу экологиягә йөкләнешне киметергә һәм кешеләрдә үз әйберләренә, ә иң мөһиме – әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Казанда әйберләр алмашуның беренче пункты Четаев урамы, 35 адресы буенча Яңа Савин районында ачылачак. Якын арада Татарстан башкаласында тагын ике шундый урын барлыкка киләчәк. «Әйдә алмашыйк!» проекты кысаларында Россиядә барлыгы 22 СВОП-маркет эшли.