В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 26 компетенция буенча оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Казанда 20-нчы майдан 24-нче майга кадәр узачак WorldSkills милли чемпионаты кысаларында «Осталар күнекмәсе» чемпионаты финалы үтәчәк. Анда 50 яшьтән өлкәнрәк 391 профессионал катнашачак. WorldSkills әләме астында мондый ярышлар беренче тапкыр узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.
Ярышлар 26 компетенция буенча оештырылачак. Кагыйдәләр буенча чемпионатта хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр, уку йортлары укытучылары, пенсионерлар катнашачак.