В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыештыруга шәһәрнең битараф булмаган барлык халкы да кушыла һәм экоактивистларга ярдәм итә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). Казанда 1-нче һәм 2-нче августта Яңа Савин районындагы Короленко урамындагы Марьино күле территориясен чистартачаклар. Җыештыруга шәһәрнең битараф булмаган барлык халкы да кушыла һәм экоактивистларга ярдәм итә ала.
Күл территориясен чистарту «Чиста яр буе» экологик акциясе кысаларында үткәрелә. Узган юлы Авиатөзелеш районындагы Лесное күлендә шундый акция үткәрелде, анда 20-дән артык кеше катнашты, алар 130 капчык чүп-чар җыйганнар.
Инициативалы шәһәрлеләр ярдәме белән Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә Лесное, Ротановое, Малое һәм Большое Чуйково, Малое һәм Большое Чайковые күлләре янындагы территорияләр, Ключище һәм 2-нче Муром урамнары буенча урнашкан күлләр, Мусин, Маршал Чуйков урамнары һәм Ямашев проспекты арасындагы сулыклар, шулай ук Солонка һәм Казансу елгалары ярлары чистартылган.
Экологик акция 10.00 сәгатьтә башлана, катнашучыларга барлык кирәкле кораллар биреләчәк, дип хәбәр итә Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе матбугат хезмәте.