В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара Казан тирәсендәге 4 мәйданчыкта узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель, Дмитрий Никитин). 30 нчы апрельдә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 378 мең агач үсентесе утырту планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.
Акция Казан тирәсендәге 4 территориядә узачак: Питрәч районының Иске Шигали авылы янында, Лаеш районының Тарлаш авылы янында, Биектау районының Дачный поселогы һәм «Каменка» шифаханәсе поселогы янында.
Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, акциядә республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр, башкарма комитетлар, учреждениеләр, оешмалар, муниципаль район предприятиеләре, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм волонтерлар катнашачак.
Агачлар Бөек Ватан сугышы елларында гомерләрен корбан иткән 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә утыртылачак.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында, урман фонды һәм торак пункт җирләрен исәпкә алып, барлыгы 1 млн үсенте утыртылыр дип көтелә. Барлык теләүчеләрне акциядә катнашырга һәм үз герое хөрмәтенә агач утыртырга чакырабыз», – дип ассызыклады Р.Кузюров.