Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2025, 11:10

Илья Авербух «Черек күл» паркы бозында фигуралы шуу буенча мастер-класс уздырачак

Шул ук көнне мәйданчыкта Алексей Ягудин, Татьяна Тотьмянина һәм Максим Маринин катнашында шоу узачак

Җомга көнне, 17 гыйнварда, «Черек күл» паркында бөтенроссия кышкы WinterFest фестивале узачак. Казанлылар ачык мастер-класста катнаша һәм танылган фигуристлар белән боз тамашасы тамашачылары була алачак.

12:00 дә балалар һәм өлкәннәр өчен шугалакта Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган, дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Илья Авербух ачык мастер-класс үткәрәчәк. Дәрес вакытында казанлылар разминка ясаячак, шулай ук тимераякта шууның база күнегүләрен өйрәнәчәк. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Популяр фигуристлар катнашындагы боз тамашасы 17:00 сәгатьтә башлана. Бозга Алексей Ягудин, Татьяна Тотьмянина, Максим Маринин, Албена Денкова, Максим Ставиский, Алексей Усков, шулай ук Анастасия Игнатьева җитәкчелегендәге «Боз симфониясе» балеты чыгачак. Тамашаны Казанның яшь фигуристлары Дарина Абрамова һәм Кәрим Имамиев ача. Чарага керү ирекле. Җентекле мәгълүматны сайтта табарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, узган ел WinterFest бөтенроссия кышкы фестивалендә 5 меңнән артык кеше булды. Казан ул вакытта беренче тапкыр мондый дәрәҗәдәге зур боз тамашасын кабул итте.

Барлык яңалыклар