Юлларда бозлавык, кар көртләре булырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). Киләсе тәүлектә Казанда болытлы һава, кар, юеш кар, буран көтелә.
Төнлә көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, көндез юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, урыны белән 15-18 м/с тизлек белән исәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы минус 4-6 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава температурасы минус 1 градустан +1 градуска кадәр үзгәреп торачак.
Юлларда бозлавык саклана, кар көртләре булырга мөмкин, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.