В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда «Мәктәптә футбол» проектының сынау мәйданчыгы 24 уку йорты булды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). Яңа уку елында Татарстанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм «Мәктәптә футбол» Россия футбол союзының уртак проекты гамәлгә ашырылачак. Дөньяда иң популяр спорт төрләренең берсе буенча дәресләр республиканың 24 уку йортында, шул исәптән Казанның биш мәктәбендә һәм гимназиясендә үткәреләчәк.
Дәресләрне планлаштырганда, педагоглар апробация максатларында башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары өчен «Физик культура («Футбол» модуле) укыту предметының якынча эш программасын кулланачак. Проект мәгариф учреждениеләрендә физик культураны үстерү буенча юл картасы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Совет районының аерым предметларын тирәнтен өйрәтүче 144-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Совет районының 161-нче номерлы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе
Совет районының А.Алиш исемендәге 20-нче номерлы гимназиясе
Идел буе районының 97-нче номерлы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе
Моннан тыш, уку учреждениеләрендә физкультураны үстерү буенча юл картасы кысаларында әлеге фән буенча бөтенроссия олимпиадасына әзерләнүгә зур игътибар биреләчәк. Моның өчен республиканың физкультура укытучыларының квалификациясен күтәрү оештырылачак, шулай ук узган елгы физкультура олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.