В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр планлы төзекләндерү эшләре башкара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Иртәгә Казанның Вахитов, Киров, Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларында ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында Гоголь ур., 24 адресы буенча ут булмаячак.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Киров районында Вагон ур., 2, 4, 6, 8, 10, 12 адреслары буенча ут бетеп торачак.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районының Х.Туфан ур., 31, 37 адреслары буенча ут буомаячак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча ут бетеп торачак: Гарифьянов ур., 25, 34, 36, 38, 40, 42.
9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында Р.Зорге, 70, 72, 74, 76, 78 адреслары буенча ут булмаячак.
13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының шәхси секторында Борисково, Дәүләки һәм Ерак Кабан урамнарында ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Плодопитомник бистәсендә шәхси секторда Жасмин һәм Җимешле урамнарында ут бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Совет районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: 1-нче Владимир ур., 36-104, 41-113; Каспий ур., 67-97, 48-70.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Константиновка бистәсендә Посадочная ур., 36- 42; Северогорс ур., 38-42, 59-63; Южная урамнарында ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.