Утны өзү эшләре Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнары йортларында барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). 11-нче июльдә Казанның биш районында ут бирүне вакытлыча туктатып тору планлаштырыла.
Киров районында 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Березовая ур., 26/1, 26/2, 28/1, 28/2, 30/1, 30/2, 32/1, 32/2, 57/1, 59/1, 59/2, 61/1, 61/2, 63/1, 63/2, 65/1, 65/2, 67/1, 67/2, Гавана ур., 1-56, Ильич ур., 3, 5, 19, 40, Революция ур., 36-66, Сортировочная ур., 13-49, Гавана тыкрыгы , 1-22, Первомайский тыкрыгы, 5, 7, 8, 10.
Шул ук вакыт аралыгында электр утын Мәскәү районының түбәндәге йортларында өзәчәкләр: Восход ур., 22, Гагарин ур., 83, 85, 87, 105,107, Гудованцев ур., 27, Енисей ур., 4, Рәхимов ур., 7, 9, 11, 13, 15, 21, Тунаков ур., 64, 66, Фурманов ур., 25, 27, Химиклар ур., 33, 35, 37.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районының Гаврилов урамында урнашкан 40, 40/2, 42, 44, 46, 48, 50, 52 номерлы йортларда яшәүчеләр утсыз калачак
Шулай ук бу вакытта утны сүндереп тору Идел буе районының түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларында яшәүчеләргә да кагылачак: Габишев ур., 35, 37, 39, Завойский ур., 18, 20, 22, 22а, Зорге ур., 81, 83, 85, 85а, 87, Фучик ур., 42, 44, Оренбург тракты, 22, 24а, 24б, 24в. Шулай ук Алтан бистәсенең Агачлык, Аланлык, Заветная, Кол Гали, Сафиуллин, Сабит, Серле, Сөенеч, Үрмәле, Уртак, Якын һәм Заветный тыкрыгы, Борисково бистәсенең Глазунов, Горийская, Запорожье, Прибрежная, Пожарная, Цветочная, Восточный торак массивының Приречная, Рассветная, Рябиновая, Төзүчеләр, Приречный тыкрыгы, Рассветный такрыгы, Мирный бистәсенең 1 нче һәм 2 нче Арал, 1-13 нче Дәүләки, 1 нче һәм 2 нче Земляничная, Бульвар, 2 нче һәм 8 нче Новосельская, 4 нче Аркылы Дәүләки, Календарь, Колай, Мелитополь, Новинка, Новосельская, Пологая, Рәхим Саттар, Селькорлар, Счастливая, Тобольск, Чернигово урамнары буенча урнашкан йортларда, шулай ук Рыбацкая урамындагы 4, 6-нчы номерлы йортларда яшәүчеләр утсыз калачак. Моннан тыш, Салмачы бистәсендә Газ, Фәйзи һәм Яркая урамнары буенча урнашкан йортларда электр утын өзү планлаштырылган.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районы Константиновка бистәсенең түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларында ут булмаячак: Вишневая ур., 1-32, Кленовая ур., 15, 37а, 37б, 39в, Ягодный тыкрыгы, 5-17, шулай ук Заречная, Зеленая, Лесная, Совет, Школьная һәм Мостовой тыкрыгы. Электр утын шулай ук Вишневка бистәсенең Гөлбакча, Поднебесная һәм Салмачы урамнарында сүндерәчәкләр. Лесная Поляна бистәсендә Изгелек, Казан яшьләре, Лучистая һәм Пейзаж урамнары, Радужный бистәсендә Загоскин, Райская, Тенишев, Хлебников һәм Коринфский урамнары буенча һәм Станцион Дәрвишләр бистәсендә – 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче, 5 нче Станция урамнарында ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.