Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2021, 13:28

В.Путин: «Россиядә кеше үзен уңайлы хис итә алырлык, матур урыннар шактый күп»

Россия Президенты Казанны динамик үсештәге шәһәрләрнең берсе дип атады.

Фото: kremlin.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Екатерина Виславская). Казан башка шәһәрләр белән беррәттән динамик үсеш кичерүче шәһәрләр рәтенә керә, диде Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә ел саен уздырыла торган зур матбугат конференциясендә. Дәүләт башлыгы яшәргә теләгән шәһәр турындагы сорауны аңа Бөек Новгородтан журналист Людмила Данилкина бирде.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, Санкт-Петербургны үзенең туган шәһәре буларак аерып әйтә, әмма Россиядә башка динамик үсештәге шәһәрләр дә бар. «Әмма безнең шәһәрләребезнең кечкенәсе дә, зурлары да үсештә, һәм шактый энергияле үсештә. Хәер, иң беренче чиратта, без хәзер кече шәһәрләрнең үсешенә игътибар итәргә тиеш, – диде ул. – Без соңгы вакытта бу хакта еш сөйлибез һәм, барыннан да элек, территорияләрнең бәйләнгән булуына, тимер юлларга, автомобиль юлларына, авиация транспортына, диңгез һәм елга транспорты инфраструктурасы үсешенә бәйле тырышлык куябыз».

Ул ассызыклаганча, транспорт инфраструктурасы – үсеш драйверларының берсе, аңа зур ресурслар кертү планлаштырыла. Бик күп нәрсә бәйләнгән булуга бәйле, чөнки уңайлы мохит шартларында яшәргә мөмкин һәм кирәк, эш урынына барып җитү яки аны алыштыру мөмкинлеге булырга тиеш. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, халыкның мобильлеген арттыру – мөһим бурычларның берсе.

«Мин, әлбәттә, беренче чиратта, туган шәһәрем буларак Петербургны уйладым. Бездә көньяк та бик яхшы үсә, Краснодарга, яр буе зонасына, Кырымга игътибар итегез, – диде Владимир Путин. – Менә без хәзер, яңадан инфраструктурага әйләнеп кайтып, көнчыгыш полигоны үсеше турында сөйлибез, һәм ул гына түгел. Ә менә, әйтик, Мәскәү, Казан, аннары Төмәнгә кадәр барып җитеп, аннары бу юлны боҗралап тоташтырырга ниятлибез. Болар барысы да кешеләргә эш урыныннан алып яшәү урынына кадәр барып җитү мөмкинлеге булган шундый уңайлы тирәлектә үзләрен хис итәргә, дусларыбыз белән очрашулар, тормышыбызның бер өлеше булган мәдәният үзәкләре һ.б., дөньякүләм әһәмияткә ия музейлар үсештә булган урыннарга кадәр. Шуңа күрә миңа калса, бездә урыннар күп. Матур, лаеклы урыннар җитәрлек, анда кеше үзен уңайлы хис итә ала».

Тиз йөрешле магистральләрне төзү перспективалары турындагы сорауга җавап биреп, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бу проект хәзер эксперт бергәлеге тарафыннан анализлана, эшләп бетерелә.

Барлык яңалыклар