Трассаны Екатеринбургка кадәр озайту турында карар кабул ителде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Илкүләм Байлык фондыннан илнең терәк магистральләрен төзүгә акча бүлеп биреләчәк. Якын еллардагы өстенлекле проект дип Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален төзүне атады. «Барыннан да элек, Мәскәү – Казан тизйөрешле автомагистрален төзүне тизләтергә кирәк һәм, алай гына да түгел, аны Екатеринбургка кадәр озайтырга, әлеге проектны өч ел эчендә тәмамларга», – дип белдерде ул бүген Федераль Җыенга юлламаны игълан итү барышында.
Федераль ресурсларны территорияләрне үстерү һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен кирәкле иң кискен системалы бурычларны хәл итүгә юнәлдерү планлаштырыла. Әйтик, РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның вице-премьерлар белән күптән түгел узган киңәшмәсендә 40 млрд сум Мәскәү – Түбән Новгород – Казан тизйөрешле юлы төзелешенә юнәлтеләчәге билгеле булды, ул Европа – Көнбатыш Кытай халыкара коридорының бер өлеше булачак. 2024 елның беренче кварталында аны файдалануга кертү бурычы тора.
«Шулай итеп, 2024 елда Мәскәү – Санкт-Петербург һәм Үзәк боҗра автомобиль юлы трассасын исәпкә алып, Балтикадан Уралга кадәр бөтен Европа өлеше аша автотранспортның куркынычсыз тизйөрешле хәрәкәте тәэмин ителәчәк», – дип ассызыклады РФ Президенты.
Искәртәбез, Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрале Россиянең 2030 елга кадәр исәпләнгән транспорт стратегиясе кысаларында төзелә.